SpyBot

Хания Фархи

Хания Фархи
Хәния Фәрхине белмәгән-ишетмәгән татар кешесе юктыр. Аның Башкортстаннан Тәтешле районы Салаюа авылыннан икәнен дә беләләрдер. Кайберәүләр хәтта бөтен тормыш юлын да күзәтеп-өйрәнеп барадыр. Хәния кечкенә чагыннан ук артист булырга хыяллана, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Туган авылы бик бәләкәй генә булгач,анда артистлар юньләп килми.Шуңа күрә, алар тормышын кызчык бик күзаллап бетерми дә. Ләкин үзен белә башлаганнан алып гармун тавышын тыңлап үсә. Әтисе Фәрхи тальянда оста уйнавы,җор телле булуы белән тирә-як авылларда дан тоткан кеше. Күршедәге урыс авылында да,Салаюадагы бәйрәмнәрдә дә аның тальянына сокланмаган кеше калмый. Сәнгатькә мәхәббәт шул моңнар аша балаларына да күчә. Башта өлкән абыйлары,аннан Хәния гармун телләрен тибрәтә башлый. Апаларыннан соң Нурислам белән Салават та моң иленә атлый.
Халык җырларына мәхәббәт әтисеннән күчсә,кешелеклелек,хезмәт сөючәнлек әнисеннән килә. Әнисе Фәния — кечкенә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар хатыны. Гомеренең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлый. Бер мәлне үзенең алты баласы янына иренең абыйсының биш баласы жа килеп өстәлә. Шулай итеп, унбер балага әни булып, аларның барсын да чын кеше итеп үстерә ул.
Мәктәп яше тулгач, Хәния алты чакырым ераклыктагы күрше авылда укый башлый. Мәктәпкә әтисе, яисә абыйсы ат белән озата, ат белән каршы алалар. Кайчакларда көзге пычракта да, кышкы салкыннарда да әлеге араны үзе үтә кыз. «Кайвакыт мин ул елларны искә төшерәм дә…—дип хәтерли бүген җырчы,— үскән чакта безнең күңелдә ниндидер әрнү бар иде. Нигә башка балалар җиңелрәк,рәхәтрәк яши дә, нигә без дә шундый түгел, дип кимсенүме соң инде. Әти белән әни ал-ял белмичә көне-төне тир түксә дә фәкыйрлекне ега алмадык без…» Нишлисең, күрәчәктер инде. Фәрхи абзый белән Фәния апа икесе дә колхоз рәисләренең балалары булган да бит.
Сәнгатькә булган мәхәббәт Хәнияне Уфадагы сәнгать уку йортына китерә. Тик: «Син яшь әле, тавышың үзгәрәчәк», — дип аны укуга кабул итмиләр. Шуннан кыз документларын алып Мәскәүгә, сәнгать училищесына юл тота. Ләкин монда да юлы уңмый: училищеда укулар башланып киткән була. Мәскәү урамнарында йөри-йөри аяктан язган кыз, Реут фабрикасының һөнәрчелек училищесына укучылар кабул ителү турындагы белдерүне күрү белән, ике дә уйламыйча, шунда укырга керә. Бер ел укыгач, станок артына басып хезмәт биографиясен башлап җибәрә.
Хәнияне фабрикада бик тиз яратып өлгерәләр. Өздереп гармунда уйнавы, матур итеп җырлавы да бик ошый хезмәттәшләренә. Сәхнә дигән сихри дөньяга да тәүге тапкыр шушы фабрикада аяк баса ул. Зифа гәүдәле чибәр кыз гармунда үзе уйнап башкорт халык җырларын башкара. Аның моңына күпләр гашыйк була, көчле алкышларга күмеп, кабат-кабат сәхнәгә чакыралар. Әмма кызның вакыты иркен түгел, аны әле станогы көтә…
Тиздән кыз һөнәри осталыгын арттыру өчен Текстиль институтына укырга керә. Тырыш кыз берьюлы берничә төрле хезмәт башкара.
Көннәр уза тора. Хәния зур сәхнәгә омтыла. Һәм ниһаять, Мәскәүдәге Ипполитово-Иваново исемендәге икенче музыка училищесына укырга керү бәхетенә ирешә. Биредә Пятницкий исемендәге хорның атаклы солисты, урыс халкының яраткан җырчысы Людмилла Зыкинаны тәрбияләгән Евгения Клоднина классында укый, остазыннан сәхнә техникасына өйрәнә, башкару осталыгын арттыра. Көннәрдән бер көнне өч урында эшләп талчыккан Хәния, аңын җуеп, станок янына егыла. Һәм шуннан соң сәнгатенә сөю аны Казанга кайтара. Ата-бабаларыбыз рухы сеңгән татар башкаласында үз урынын табасына ышана кыз. Барлык имтиханнарны «5»-ле билгеләренә тапшырып, Казан театр училищесына укырга керә. Дүрт елдан соң Кәрим Тинчурин исемендәге күчмә театрга актер булып килә. Театр репертуарындагы унике спектакльнең сигезендә төп рольләрне башкара ул.
Хәния театрда катлаулы тормыш мәктәбен уза. Бөтен илдә барган үзгәрешләр театрны да читләп үтми. Штат кыскартулар башлана. Югарыдан: «Кырык биш артистның унбишен кыскартырга,» — дигән фәрман килеп төшә. Унбиш «сәләтсез» артист исәбенә Хәния дә эләгә. Кемнәрдер Хәниядән әнә шулай үч ала. Шул ук театрда эшләүче ире Фәнәвил Галиев та хатынына ярдәм кулы сузасы урында, аның театрдан китүе өчен нык тырыша.

Ул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә… Яраткан эшем — сәхнәм бар иде. Гаиләм — тая¬нычым, пар канатым бар иде. Өч яшь¬лек кызыбыз Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көн эчендә чәлпәрәмә килде. Бер мизгелдә — көтмәгәндә, уйламаганда мин ялгыз калдым. Бу иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңарчы дус булып йөргән кайбер хезмәттәш¬ләремнең дә хыянәте иде. Характерым белән мин шундый кеше (бәлки бу яхшы сыйфат та түгелдер, ә икенче яктан ка¬раганда, яшәп китәргә көч тә бирә тор¬гандыр) — авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм.

Җаны-тәне белән иҗат дөньясына чумган, инде тамашачы күңелендә үз урынын тапкан артистны алъяпкыч бәйләтеп, кухняда пешеренүче хатын-кыз итеп кенә күрәсе килә аның… Нәтиҗәдә Хәния яраткан эше белән бергә, таяныр кешесен дә югалта, өч яшьлек Алиясен җитәкләп җиде юл чатында басып кала. Сәнгать хакына зур югалтулар кичергән Хәниядә соңгы адымны ясау теләге дә уянып киткәли. Кинәт кенә өстеңә ишелеп төшкән авырлыкка ничек түзәргә? Кая барырга? Җанына урын табалмый бәргәләнгән көннәрнең берендә Мәскәүдә яшәүче олы җанлы кешесенә, бертугандай якын күргән Фирдәвес абый Вафинга шалтырата. Ул Хәнияне Мәскәү өлкә филормониясе каршында 1986 елда оештырылган «Бәйрәм» эстрада ансамбленә чакыра. Хәния ризалаша. Нәфис сүз остасы булып эшкә керешә…
Ансамбльнең исеме үзебезчә булса да анда татарча җырларлык кеше булмый диярлек. Җитәкчесе, композитор Рифкать Сәйфетдинов Мәскәүдә туып-үскән, шунда авиация институтында укыган,аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. «Бәйрәм» барлыкка килгәнче ул урысча жырлый, көйләрне дә урысча иҗат итә. Шуңадырмы,Хәниянең хромкада уйнап җырлавын күреп шаккаткан егетләр: «Бәлки,син ансамблебезнең җырчысы да булып китәрсең әле!»— дип, аны бик рәхәтләнеп үз араларына кабул итәләр.
Ә бер мәлне кызыклы гына шундый вакыйга да булып ала. Ансамбль Татарстанның Актаныш районына, ә Хәния башка төркем белән Горький өлкәсенә гастрольгә чыгып китә. Кабат Мәскәүгә әйләнеп кайтканда, аны Актаныштан килгән телеграммалар каршылый. Чеп-чи татар районы Актанышта «Бәйрәм»нең урысча концертын карарлык кеше бик аз икән. Хәния тиз генә әзерләнеп, Актанышка юнәлә. Ул килеп төшүгә,программа үзгәртелә. Гармунда уйный-уйный, «Арча» көен җырлап җибәрә Хәния. Залга моң тарала. Тамашачылар жырчыны алкышларга күмә. Хәния шулай итеп ансамбльнең тулы хокуклы,алай гына да түгел,аның бәяләп бетергесез бер җырчысы булып китә.
Тора-бара Хәниядә җыр язып карау теләге уяна. Беренче җыры «Сагынам сине, Питрәч» аны композитор буларак халыкка танытты. «Арала бу газаптан», «Үкенергә хәзер, җаным, соң», «Уртак яр кирәкми» һ.б. кебек җырларын тамашачы бик яратып тыңлый. Бар да әйбәт бара…
Шулай иҗатта янып йөргән көннәрнең берсендә ансамбль җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновның хатыны чирләп китә, композитор эштән читләшергә мәҗбүр була. «Бәйрәм»гә таралу куркынычы яный. Ансамбльне ничек тә саклап алып калырга кирәк. Шул теләк Хәнияне 1991 елда Казанга кайтара. Фирдүс Зарипов та аңа иярә. Алар икәүләп «Бәйрәм»гә җан өрәләр. Тиздән ансамбль Газинурлар группасы белән очраша. Хәния бик икеләнеп булса да аны үз ансамбленә чакыра. Ни әйтсәң дә, Газинур Фарукшин популяр җырчы. Килерме ул аның ансамбленә? Ә Газинур килә. Ул ансамблнең бер гаилә кебек, бер-берсен аңлап, кирәк чакта юл бирә белеп, тату, дус яшәүләрен күреп килә һәм аның килүе зур бер вакыйгага әйләнә.
Үзенә күрә кечкенә филармония саналырлык «Бәйрәм» дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм өмет итми,чөнки ул югарыдагы түрәләргә буйсынмый,үз көнен үзе күрә торган ирекле иҗат төркемнәренең берсе. Хәниягә бер үк вакытта җырларга да,ансамбльгә җитәкчелек итәргә дә, кызы Алияне тәрбияләргә дә туры килә. Әнисенең җырларын тыңлап үскән Алия ансамбльнең алыштыргысыз җырчысына әверелеп китә. Әнисе һәм музыкант Рамил Баһаутдинов белән бергәләп башкарган «Әти, кайт!» җыры тамашачы күңелен әсир итә. «Балаңның йөрәген җәрәхәтләмә»,— ди кайберәүләр Хәниягә. Хәния исә:»3алдагы ир-атларның берничәсе генә булса да ятимлектә үсүче балалары хакында уйланса,мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм», —дип җавап кайтара.
Ишле гаиләдә тормышның ачысын-төчесен татып үскән Хәниянең хыялы тормышка аша.Ул тамашачыларның иң яраткан жырчысына әйләнә. Ләкин язмышның сынаулары моның белән генә бетми әле. Җырчының тормыш юлына җентекләп тукталуым да бер дә юктан гына түгел. Хәния үзе дә бит: «Мин беркайчан ла алдамыйча үземнең тормышымны җырлыйм,—дип юкка гына әйтми,— Нәкъ язучылар шикелле: нигез итеп тормышымда булган вакыйгаларны алам да,әдәби әсәр кебек иҗат итеп,тамашачыма җиткерәм.Җырларымда кичерешләрем, хисләрем үземнеке, ләкин мин аларныяңа төсмерләргә баетып һәм тагын да тирәнрәк итеп бирергә тырышам. Менә Булат Юнысов язган «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җыры белән бер мисал.Яр Чаллыдагы чираттагы бер концертта идек. Мин иң ахырдан гына җырларга тиеш идем. Кызым Алия Казанда, дусларда, калды. Кинәт телефонга чакырдылар. «Алиягә бер-бер хәл булганмы әллә,»— дип шомланып трубканы алдым.Бертуган энем Нурисламның үлемен хәбәр иттеләр. Ничек йөрәгем шартлап ярылмагандыр. Аннан алда гына бит әле бер абыемның гомере өзелгән иде. Каберләренә сыймастай өрлектәй ир-егетләр… Нурислам турындагы хәбәрдән бирле бу җырны энемә багышлап, энемне уйлап башкарам. Кайчак аны «Нурислам җыры» дип тә йөртәм. Әгәр дә җырлаганда хисләрне «ялангач» көе чыгарсам, тыңлаучыларым мине аңламас иде.» Әйе, тыштан караганла искиткеч бәхетле тоелган Артистның рухи халәтен, күңел кичерешләрен аңлый алу һәркемгә дә бирелмәгән шул…
БЕТХОВЕН, Ак 47, Block B, Наталия Правдина, Дмитро Гнатюк, Connie Talbot, Анастасия Минцковская, Михаил Шелег, Natalia Oreiro, Париж, Пахом, Дима, Jessica Alba, Vinylshakerz, Chinawoman